Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә Россия Федерациясе субъектларының 38-медицина учреждениеләре җитәкчеләре булды.
«Сыйфат буенча эчке аудитны ничек үткәрергә» семинары делегатлары Татарстан Республикасының алдынгы медицина оешмаларында, шул исәптән КБМҮдә дә булдылар. Программа катнашучыларның ике төркеме өчен ике көнгә исәпләнгән иде.
Визит барышында делегацияләргә сыйфат буенча эчке аудит күрсәтелде, гамәлдәге норматив-хокукый таләпләр нигезендә медицина эшчәнлегенең сыйфатын һәм иминлеген эчке тикшереп тору системасын гамәлгә ашыру этаплары тәкъдим ителде.