Сарман һәм Җәлил медучреждениеләренә яңа рентген аппаратлар килде

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

"Сарман РҮХ" дәүләт учреждениесенә ике цифрлы рентген аппараты килде. Алар «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү федераль программасы акчаларына сатып алынган.

Бер аппарат Сарманда поликлиникада урнаштырылган, икенчесе Җәлил район хастаханәсенә җибәрелгән.

Сарманда табиб-рентгенолог Җалалов Мансурбек Мөхиддин улы эшли, ул авыл җирлегенә 2012 елда "Земский доктор" программасы буенча эшкә килгән.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International