Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эшче төркеме Теләче районында булды һәм Теләчедә район үзәк хастаханәнең өлкәннәр һәм балалар сырхауханәләренә капиталь ремонт эшләренең барышы белән танышты. Ремонт «Сәламәтлек саклау» милли проектының Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы хисабына башкарыла.
Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Дәвалау һәм профилактикалау ярдәме идарәсе башлыгы Гөлнара Гайфуллина, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Метрологик һәм техник контроль, хезмәтне саклау идарәсе башлыгы Фәнис Исхаков, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия секретаре, Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге директоры урынбасары Гүзәл Волкова, «Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге» ДАУ директоры Татьяна Куликовская, «Теләче РҮХ» ДАССУ баш табибы Ирек Галиуллин объектны тапшыруга әзерлеген бәяләде.
Эшләрне ноябрь ахырына төгәлләргә планлаштыралар.