Сарман үзәк район хастаханәсенә энцефалограф кайтарылды

2022 елның 23 сентябре, җомга

Сарман үзәк район хастаханәсенә бюджеттан тыш акчаларга сатып алынган яңа медицина җиһазлары кайтарылды. Электроэнсфалографик мониторинг системасы-энцефалограф һәм реограф - баш миендәге кан агымын бәяләргә, скрининг тикшеренүләрен ясарга мөмкинлек бирә. Мондый процедура, мәсәлән, машина йөртү таныклыгы алу өчен медицина комиссияләрен үтәргә мәҗбүри буларак кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International