Биектау РҮХдә балалар бүлеген һәм бала тудыру йортын капиталь ремонтлау тәмамланып килә. "Биектау РҮХ" ДАССУ баш табибы Зиатдинов Рамил Равил улы: "Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты һәм стационарларны капиталь ремонтлау республика программасы ярдәмендә бина эчендә бизәкләү эшләре тәмамлана, җиһазлар кайтарылган инде, яңа җиһазлар урнаштырыла", - диде.