«Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханә» ДАССУның 1нче сырхауханәсенең табиб - терапевты Маргарита Емельянова социаль хезмәтләр җыелмасы турында сөйләде.
Социаль хезмәтләр җыелмасы - халыкның ташламалы категорияләренә дарулар һәм медицина эшләнмәләрен бушлай алу мөмкинлеге. Бу мөмкинлекне дәүләт бирә.
Социаль хезмәтләргә хокуклы федераль ташламаларга ия булучылар - Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, блокадалы Ленинградта яшәүчеләр, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннары, Бөек Ватан сугышы инвалидларының һәм катнашучыларның тол хатыннары, һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзалары, радиация нәтиҗәләреннән зыян күргән гражданнар, барлык төркемнәр инвалидлары бар.
Социаль хезмәтләр җыелмасының тулы акчалата эквиваленты бәясе аена 1313 сум 44 тиен тәшкил итә. Ул дару препаратлары, медицина эшләнмәләре, дәвалау туклануы продуктлары бирүне – 1011 сум 64 тиен, төп авыруларны профилактикалау өчен шифаханә-курорт дәвалауга юллама бирүне – 156 сум 50 тиен, шәһәр яны тимер юл транспортында яки шәһәрара транспортта дәвалау урынына бушлай баруны һәм кире – 145 сум 30 тиен бирүне күз алдында тота.
Ел саен һәр льготник сайлау алдыннан тора - социаль хезмәтләр җыелмасы яки аның урынына акчалата компенсация. Икенче вариантны сайлаганда ташламалы кеше тиешле сумманы алачак, әмма кыйммәтле препаратларны бушлай алу мөмкинлегеннән мәхрүм ителәчәк.