Яр Чаллы шәһәренең 4нче сырхауханәсендә А блогы бинасының түбәсен капиталь ремонтлау дәвам итә, аның смета бәясе 4 млн.сумнан артып китә. Төзүчеләр көчәйтелгән режимда түбәнең иске катламын алмаштыра. Искесе файдалануга яраксыз. Яңасы бинаны явым-төшемнәрдән саклаячак, шулай ук поликлиника бинасының җылылыгын һәм тавыш изоляциясен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бүгенге көндә эшләр 60% ка үтәлгән.