Зәй РҮХнең Новоспасск ФАПында пациентларны кабул итүгә барысы да диярлек әзер. Хәзерге вакытта объектның газүткәргечкә тоташуы көтелә. Модульле медпункт «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча искесенә алмашка төзелгән.
Фельдшер-акушерлык пункты заманча җиһазландырылган. Медпунктка 380 кеше беркетелгән.