Түбән Кама паркында сәламәт озын гомер көне узды. Бу юлы ул өлкәннәр көненә багышланган иде.
Медицина профилактикасы буенча табиб Диләрә Нуриәхмәтова чарада катнашучыларга сулыш органнары авыруларын профилактикалау турында сөйләде. Өлкән яшьтәге кешеләр сулыш гимнастикасы элементлары белән дәвалау физкультурасы буенча күнегүләрне үтәде.