29 сентябрь - Бөтендөнья йөрәк көне. Бу көн кешеләрнең игътибарын йөрәк-кан тамырлары авыруларының киң таралуы проблемасына юнәлтергә һәм кешеләрне үз сәламәтлекләре турында уйланырга, аны яхшырту һәм ныгыту өчен көч куярга, ә иң мөһиме - бу авыруларны кисәтүгә юнәлдерелгән.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары кемгә яный? Югары холестерин дәрәҗәсе нәрсә белән куркыныч? Канда холестерин дәрәҗәсе югары, нишләргә? Йөрәк-кан тамырлары авыруларының килеп чыгуын һәм үсешен кисәтер өчен нинди тикшеренүләр регуляр рәвештә үткәрелергә тиеш?
Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш кардиологы, ТР атказанган табибы, Казан ДМУ эчке авырулар кафедрасы доценты Зөлфия Ким бирә.
Интервьюны ТР сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми Rutube сайтында карарга була