Республика балалар клиник хастаханәгә Н.И. Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университеты вәкилләре килде

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

Очрашуны Ижевск шәһәрендә булган вакыйгалар турында фикер алышудан башладылар. Шулай ук теракттан соң башкала клиникасына күчерелергә тиешле балалар саны турында да сөйләштеләр.

РФ ССМ Н.И. Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университеты вәкилләре Республика балалар клиник хастаханәсенә, «педиатрия» һәм «анестезиология-реаниматология»профильләре буенча медицина ярдәме күрсәтүне оештыру-методик яктан тәэмин итүне гамәлгә ашыру максатыннан килде.

Клиниканың баш табибы Зиатдинов Айрат кунакларны каршы алды, БРКХнең барлык бүлекчәләре, клиниканың потенциалы һәм куәте, эш принциплары һәм БРКХдә медицина эшчәнлегенең сыйфат һәм куркынычсызлык менеджменты системасы белән идарә итү турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International