"Кояшлы шәһәр" дә 11нче балалар сырхауханәсенең (Баки Урманче ур., 5) һәм 18нче сырхауханәнең (Ахунов ур., 16а) филиаллары ачылды.
18нче сырхауханәнең филиалында белгечләр биш участокка хезмәт күрсәтә, аларга 12 меңнән артык кеше беркетелгән. Биредә терапевтлар, стоматологлар эшли, функциональ диагностика кабинетлары, УЗИ, шулай ук процедура һәм прививкалау кабинетлары җиһазландырылган. ОРВИ билгеләре булган пациентлар өчен аерым керү урыны булган фильтр оештырылган.
11нче балалар сырхауханәсенең филиалында кабул итү 2 педиатрия участогында һәм фильтр кабинетында алып барыла. Якын арада тагын 4 педиатрия участогын әлеге филиалга күчерү планлаштырыла, шулай итеп биредә 8000гә якын балага хезмәт күрсәтеләчәк. Филиалда 3 педиатр кабинеты, фильтр, процедура һәм прививка кабинетлары, ана һәм бала бүлмәсе бар.