Яр Чаллының 7нче сырхауханәсенә Алмазов исемендәге Милли медицина тикшеренү үзәге белгечләре килеп киттеләр.
Экспертлар белән очрашуда ТРның баш штаттан тыш кардиологы Зөлфия Ким һәм ТР ССМ Яр Чаллы шәһ.буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев катнашты.
Визит барышында экспертлар кан әйләнеше системасы патологиясе булган пациентларны диспансерлаштыруны һәм диспансер күзәтү, авыруларны алып бару сыйфатын бәяләделәр.
Кан әйләнеше системасы авырулары булган пациентларга, шул исәптән ташламалы дарулар белән тәэмин итү кысаларында, ашыгыч медицина ярдәме күрсәткәндә АМЯХ югары технологияле медицина ярдәме үзәге белән сырхауханәнең хезмәттәшлек механизмнарын өйрәнделәр.
Поликлиника базасында хроник йөрәк җитешсезлегенең амбулатор кабинетын оештыру проекты белән таныштылар.
Поликлиниканың кардиология хезмәтенең очрашу нәтиҗәләре буенча йөрәк-кан тамырлары авырулары булган авыруларга медицина ярдәмен камилләштерү буенча киңәшләр бирелде.