29 сентябрьдә кардиологларның Россия милли конгрессы ачыла

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

29 сентябрьдә «Казан Экспо» үзәгендә кардиологларның Россия милли конгрессы ачыла.

Конгресста катнашучылар йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентларны дәвалауның мөһим мәсьәләләре турында фикер алышачак.

Конгресс кысаларында дару чаралары, диагностика һәм дәвалау җиһазлары, заманча мәгълүмат технологияләре, медицина махсуслаштырылган басмалары күргәзмәсе эшләячәк.

Конгресс эше 1 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Конгрессның рәсми теле — рус теле. Симпозиумнар вакытында чит ил лекорлары катнашында синхрон тәрҗемә оештырылачак.

Конгресс программасы белән таныша аласыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International