Кичә Казан дәүләт аграр университеты студентлары өчен тәмәке тартуның кеше организмына зарарлы йогынтысы турында лекция булды. Презентация белән Татарстан Республикасының атказанган табибы, республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге психотерапевты Гөлфия Гаянова чыгыш ясады.