Бүген Мөслим РҮХ хезмәткәрләре «Вируслы авырулар вакытында вакцинация» киңәшмәсендә катнашты, ул Н.Ф. Гамалея исемендәге Милли тикшеренү үзәге директоры урынбасары Павел Вандышев белән Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин һәм баш табиб Дамир Сөләйманов катнашында видеоконференция режимында узды.
Киңәшмәдә шулай ук авыл җирлекләре башлыклары хезмәткәрләре һәм укытучылар катнашты.
Павел Вандышев вакцинопрофилактика турында сорауларга җавап бирде.