Кама Тамагы табибы йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары турында сөйләде

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

29 сентябрь - Бөтендөнья йөрәк көне. Бу глобаль сәламәтлек кампаниясе, аның максаты - халыкка йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм аларның килеп чыгу сәбәпләре турында сөйләү.
Кама Тамагы үзәк район хастаханәсенең участок терапевты Нәҗмиев Рифат Фәрит улы йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары турында сөйләде.

- Йөрәк-кан тамырлары авырулары - кан әйләнеше системасы авыруларының гомуми исеме, алар арасында инсульт, йөрәк, артерия һәм веналар авырулары аерыла, - ди Рифат Фәрит улы. - Авырулар үсешенең сәбәпләре югары басым, югары кан холестерины, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен санга сукмау булырга мөмкин.

Кызганыч, еш кына кешеләр табибка соң мөрәҗәгать итәләр. Шул ук вакытта Россиядә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр саны дөньяда иң югарылардан санала, ә риск зонасында 50 яшькә кадәрге кешеләр еш очрый.
Рифат Нәҗмиев билгеләп үткәнчә, урта һәм пенсия алды яшьтәге ир-атлар еш кына йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлә.
Регуляр табибка визитлар һәм профилактик чаралар бик мөһим. Ел саен ЭКГ ясарга онытмагыз, кан басымын регуляр рәвештә үлчәгез, холестерин дәрәҗәсен күзәтегез, УЗИ үткәрегез.
Йөрәк-кан тамырлары проблемаларын вакытнда ачыклау бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International