Казанда кардиологларның Россия милли конгрессы ачылды

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген, Бөтендөнья йөрәк көнендә, Казанда Россия кардиология конгрессы үз эшен башлады.

Катнашу өчен барлыгы 5000 белгеч теркәлде, алар 3 көн дәвамында йөрәк авыруларын дәвалау һәм профилактикалау тәҗрибәсе белән уртаклашачак.

Россия кардиология җәмгыяте президенты Евгений Владимирович Шляхто Татарстанның кардиология хезмәтенә югары бәя бирде һәм аны үрнәк күрсәткеч дип атады.

Татарстанның кардиология хезмәте нәтиҗәле эшли. Республикада «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш буенча төбәк программасы уңышлы тормышка ашырыла.

Конгресс программасы монда

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International