Мамадыш укучылары "Йөрәкне саклагыз" акциясендә актив катнашты

2022 елның 30 сентябре, җомга

Мамадыш шәһәренең 2нче лицееның 4нче "В" сыйныф укучылары Бөтендөнья йөрәк көненә багышланган "Йөрәкне саклагыз" акциясендә актив катнашты! Балалар Мамадыш РҮХнең кардиология бүлеге пациентлары өчен теләкләр язылган открыткалар - йөрәкләр ясады.

Пациентлар бик теләп укучылар кулыннан открытка алды һәм җавап итеп балаларга ныклы сәламәтлек һәм укуда уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International