2 октябрьдә Казанның Урицкий исемендәге паркында Бөтендөнья йөрү көненә багышланган «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясе узачак. Акциядә катнашучыларны теркәү - 9:00 сәгатьтә, тантаналы ачылыш 10:00 сәгатьтә башлана.
Акциядә катнашуга Россия Федерациясе территориясендә яшәүче төрле яшьтәге гражданнар чакырыла. Акциядә катнашу өчен милләт сәламәтлек лигасының рәсми сайтында теркәлергә мөмкин (www.ligazn.ru).
Акцияне ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, «Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ, Төньяк йөреш Федерациясе РОО, Казан шәһәре Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты, ТР Спорт министрлыгы, волонтер-медиклар оештыра.