Медицина учреждениесендә яңа җиһазларны җыялар - тиздән гомуми практика табиблары бүлеге һәм поликлиника кабинетлары капиталь ремонттан соң Мамадыш районы пациентлары өчен үз ишекләрен ачачак.
Заманча шартлар «Сәламәтлек саклау»илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы ярдәмендә булдырыла. Әлеге программа халыкка медицина ярдәменең сыйфатын һәм һәркем өчен мөмкин булуын арттыруга юнәлдерелгән.