«Большая Перемена» премиясен ал

2022 елның 30 сентябре, җомга

Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, «Большая Перемена» АКБО, Балалар һәм яшьләрнең гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте яңа проект башлану турында игълан итә

«Большая Перемена» Бөтенроссия премиясе кысаларында балалар, ата-аналар, педагоглар фән, мәгариф, иҗат, сәламәтлек саклау, туризм, тарихны саклау, телекоммуникация һәм башка өлкәләрдә 10 номинациядә иң яхшы проектларны билгеләячәкләр.

Балалар, педагоглар һәм ата-аналар тарафыннан Россиянең барлык төбәкләреннән 200 иң яхшы проект сайлап алыначак, алар арасыннан финалда төрле тармаклардагы экспертлар җиңүчеләрне билгеләячәк.

Премияне оештыру кысаларында икенче этапта һәр төбәктә номинацияләнгән проектларны тикшерү һәм бәяләү өчен, балалар, ата-аналар һәм премиядә катнашучы педагоглардан торган региональ командаларның эшләре планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International