Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге казанлыларны һәм башкала кунакларын ВИЧ-инфекциягә аноним бушлай тест узарга чакыра.
Әлеге чара «Казан Ярминкәсе» үзәгендә «Сәламәтлек индустриясе. Казан» Идел буе медицина күргәзмәсе кысаларында уздырылачак. ВИЧ-инфекциягә тестны «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгенең 3 нче павильонында 5 һәм 6 октябрьдә – 10:00 дән 18:00 гә кадәр, 7 октябрьдә 10:00 дән 16:00 гә кадәр тапшырырга мөмкин була.