Әлмәт үзәк район хастаханәсенең табиб-гериатры һәм социаль эш буенча белгече өлкән яшьтәге кешеләр янына авылларга барды.
Гериатрия табибы пациентларны карады, аларның шикаятьләрен тыңлады, тиешле киңәшләр бирде.
Үз чиратында социаль эш буенча белгеч социаль характердагы мәсьәләләр, хокук мәсьәләләре, ташламалар алу мәсьәләләре, шулай ук документлар рәсмиләштерү буенча консультация бирде.