Әлмәт Медсанчастенең табиб-офтальмологы иң зур офтальмология форумында катнашты

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

28-30 сентябрьдә Мәскәүдә «Офтальмолог табиблар ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы эгидасы астында ХV Россия гомуммилли офтальмология форумы (РООФ) узды. Халыкара катнашудагы вәкиллекле форум дөнья дәрәҗәсендәге әйдәп баручы экспертларны җыйды, алар офтальмология фәненең һәм практиканың иң актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Форум эшендә «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. медсанчастенең офтальмология бүлегенең лазер хирургы Альбина Ринас кызы Гыйләҗева катнашты.
Форум эшенең төп юнәлеше – ретинология - күз челтәркатлау авыруларын диагностикалау һәм дәвалау белән шөгыльләнүче офтальмология өлкәсе.

Быел форумда импортны алыштыру шартларында күзнең төрле авыруларын дәвалауда яңа Россия препаратларын эшләүгә аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International