«Татнефть» ААҖ Медсанчасте белгечләре Бөтендөнья йөрәк көненә багышланган сырхауханәгә килүчеләр өчен профилактик акция үткәрделәр. Барлык теләүчеләр дә кан басымы, авырлык, биеклек, тән массасы индексын үлчәүне үз эченә алган скрининг тикшерүен уза алдылар.