Татарстан Республикасында Йөклеләр көне узачак. Әлеге көн республикада беренче тапкыр билгеләп үтелә.
Бәйрәм 6 октябрьдә, 15.30 дан 17.00 гә кадәр, Казан шәһәренең 1нче хатын-кызлар консультациясе җирлегендә узачак.
Бәйрәм программасында: табиб акушер-гинекологларны бүләкләү, йөкле хатын-кызлар арасында призлар уйнату.
Чарага Шиһабетдинова Татьяна Николаевна – ТР ССМның акушерлык һәм гинекология буенча штаттан тыш баш белгече, Шашокина Инна Владиславовна – Казан шәһәренең 1нче хатын-кызлар консультациясе мөдире, акушер-гинеколог Фәттахова Альбина Рафаэль кызы, шулай ук дин әһелләре чакырулы.
Йөкле хатын-кызлар доулалы һәм арт-терапия техникасында практик дәресләр көтелә.
Акция 21 сентябрьдән октябрь ахырына кадәр ВСЁБЕРЕМЕННЫМ.РФ проекы кысаларында Демографик платформа.РФ ярдәмендә "Тормыш өчен!" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте башлангычы белән үткәрелә.