Чүпрәле үзәк район хастаханәсендә томограф урнаштырылган

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

Чүпрәле РҮХдә компьютер томографын монтажлауны төгәлләделәр. Җиһазлар «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы буенча сатып алынды.

Томограф хәзер тест режимында эшли. Персонал укулар үтте. Аппарат куелган бүлмәдә капиталь ремонт ясалган.

Элегрәк бу учреждениедә андый югары технологияле җиһазлар юк иде. Заманча диагностика җиһазларының барлыкка килүе медицина ярдәмен сыйфатлы дәрәҗәдә күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Элегрәк пациентларга мондый тикшерү өчен Казанга барырга кирәк иде. Хәзер кирәкле диагнозны район үзәгендә башкарып була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International