Казан медицина көллиятендә тармак ветераннарын Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

Казан медицина көллиятендә Халыкара өлкәннәр көненә, шулай ук укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.

Бәйрәм чарасы ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов катнашуында үтте. Министр Марат Садыйков һәм республиканың бөтен медицина җәмәгатьчелеге исеменнән Илдар Фатыйхов ветераннарга сәламәтлек саклау тармагын үстерүгә керткән зур хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Тантаналы чарада сәламәтлек саклау министры урынбасары Фатыйхов Илдар Рәзин улы һәм республика сәламәтлек саклау ветераннары Советы Рәисе Садыйков Наил Сәлах улы тармак ветераннарын бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International