Кама Тамагы район үзәк хастаханәсе педиатры Ходжаева Гүзәл Әнвәр кызы яшь әниләргә киңәшләр бирә:
"Без педиатрлар имезүне хуплыйбыз. БСО тәкъдиме буенча, имезү 2 елга кадәр булырга тиеш.
Күпчелек яңа әниләр имезгәндә аллергия китереп чыгаручы ризыклар куллана аламы дигән сорау борчый.
Балада аллергия тудырырга сәләтле продуктларны беренче айларда кабул итү киңәш ителми. Бала 6 айга җиткәч, әкренләп ана диетасына өстәмә продуктлар кертә башларга мөмкин.
Аллергия реакциясенә китерә алган продуктлар:
Цитрус җимешләре
Кофе һәм какао
Шоколад
Чикләвек
Йомырка
Сыер сөте һәм сыер сөте продуктлары
Диңгез продуктлары"