Татарстанда йөклеләр көне беренче тапкыр билгеләп үтелә. Тәтеш РҮХ хатын-кызлар консультациясендә зур булмаган концерт һәм бүләкләр белән чын бәйрәм оештырылды. Акушер-гинеколог Дмитрий Сучков, хатын-кызлар консультациясе психологы Татьяна Матаева тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
"Умиление" аналыкны һәм балачакны яклау үзәге йөкле хатыннарга бүләкләр һәм табибларга грамоталар тапшырды.