Яр Чаллы шәһәре Сугыш ветераннары госпитале пациентларын өлкәннәр көне белән котлады

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәрендә өлкән буын пациентларын хөрмәтләделәр. Шәһәр җитәкчеләре һәм «Энергетик» мәдәният сарае артистлары сугыш ветераннары өчен госпиталендә биредә дәваланучы пациентларны котлады.

Матур бизәлгән залда бәйрәм табыннары артына кунаклар һәм хөрмәтле госпиталь пациентлары җыелды. Чараны Яр Чаллы шәһәре башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина ачты. Ул шәһәр мэры Наил Мәһдиев, шәһәр Советы депутатлары исеменнән өлкән буын көне белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International