«Республика клиник неврология үзәге» ДАССУ ябык булуын хәбәр итәбез. Вертеброневрологлар консультация бирми. Демиелинацияләүче авырулар буенча Республика клиник-диагностика үзәге (Таркау склероз үзәге) Казан шәһәренең «7нче шәһәр клиник хастаханәсе» нә күчте.
Белгечләр пациентларны Казан шәһәре, Адоратский ур., 30А адресы буенча кабул итә (Казан шәһәренең «7нче шәһәр клиник хастаханәсе» нең травмпункт бинасы). Казан шәһәренең «7нче шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССУда 2022 елның 10 октябреннән Демиелинацияләүче авырулар буенча Республика клиник-диагностика үзәге (Таркау склероз үзәге) белгечләренә "ТР Электрон сәламәтлек" дәүләт мәгълүмат системасында электрон язылу ачылды.
Хәзер Таркау склероз үзәгенә язылуны пациентның яшәү урыны буенча участок терапевты башкара.
Бу мәгълүматны участок терапевтларына һәм неврологларына җиткерү үтенече бар.
«РКНҮ» ДАССУ