Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә беренче тапкыр аорта трансплантациясен үткәрделәр.
Олег Андреев ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә бик авыр хәлдә эләккән: үпкәләрендә су җыелган, тыны кысыла иде.
Хастаханәгә салынган вакытта пациент Түбән Кама стационарында дәвалана, шуннан табиблар консилиумы аны региональ кан тамырлары хирургиясе үзәгенә – ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә тапшырырга карар итә.
Әле пациентның йөрәк клапаннары капкачлары да йогышланган булган. АМЯХ кардиологлары тикшерүдә эндокардит диагнозын куя.
Пациентка иң зур аортанының бер өлешен һәм аорта клапанын донор гомографты ярдәмендә алыштыру турында карар кабул ителде.
Мондый операцияләрне илдә бары тик аерым медицина үзәкләрендә генә үткәрәләр.
Трансплантатны Петербургтан операциягә бер көн кала авиарейс белән китерәләр.
Авырган вакытта Олег Андреев 40 килограммга якын югалткан. Бу яңа тормыш өчен зур бәя түгел дип саный ул.