2022 елның 11 октябрендә В. М.Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе базасында "Психик сәламәтлек көне. Психофармакотерапиянең актуаль мәсьәләләре" төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Конференция ТР сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән Казан дәүләт медицина академиясе тарафыннан оештырылды.
Конференциядә био - психо-социаль парадигма позициясеннән психо-фармакотерапиянең системалы интеграциясе, акатизиянең биопсихососиаль аспектлары, клиник практикада нейроцитопротекторларның мөмкинлекләре, амбулатор практикада психофармакотерапия уздырганда «табиб-авыру» мөнәсәбәтләре һәм башка темалар каралды.