«Крутушка» шифаханәсендә ял итүчеләр өчен «Депрессия һәм аннан чыгу» лекциясе булды. Лекция материаллары белән Татарстан Республикасының атказанган табибы, республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең табиб-психотерапевты Гөлфия Гаянова чыгыш ясады.