Бүген Алабуга үзәк район хастаханәсе табибларының күчмә бригадалары Лекарево һәм Армалы авылларында балаларны медицина тикшерүе үткәрәләр.
Алдагы көндә диспансерлаштыруны Алабуга районының ике авылында - Поспелово һәм Мальцевода яшәүче балалар үтте. Бу башлангыч, мәктәпкәчә, мәктәп яшендәге авыл балаларына, ягъни 1 елдан алып 17 яшькә кадәр тулы медицина тикшерүе. Барлыгы 64 бала катнашкан. Урында клиник-диагностика лабораториясеннән, 9 шәфкать туташыннан һәм шул ук сандагы табиблардан торган команда эшләде. Барлыгы 20дән артык белгеч. Педиатрдан тыш, балаларның сәламәтлеген окулист, эндокринолог, невропатолог, хирург, отоларинголог, стоматолог, психиатр, УЗИ табибы һәм ЭКГ белгече тикшергән. Табиблар яшь, нерв-психик, физик үсеш дәрәҗәсен бәяләделәр.
Искәртеп узабыз, мондый сәфәрләр Алабуга үзәк район хастаханәсе табиблары һәм медперсоналлары элегрәк тә булган иде, әмма соңгы ике елда коронавирус локдаун аркасында районда андый күчмә тикшерүләр булмады. Быел практика яңадан башланды, - ди балачак һәм бала табуга ярдәм итү буенча баш табиб урынбасары Гөлнара Солтанова.