Маммография - күкрәк яман шешен ачыклау өчен иң яхшы ысулларның берсе

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

Маммография - күкрәк яман шешен ачыклауның иң яхшы ысулларының берсе. Бу хакта безгә Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәнең нур диагностикасы бүлеге мөдире Андрей Пронин сөйләде.

"Ел саен безгә маммография тикшерүгә йөзләгән хатын-кыз килә. Без һәрвакыт ике елга бер тапкыр бу тикшерүне үткәрергә киңәш итәбез. Бүген безнең хатын-кызлар өчен яңа буын җиһазлары эшли. 1нче сырхауханәдә һәм 7нче дәвалау корпусында «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү республика программасы кысаларында цифрлы маммография аппаратлары урнаштырылды.

Хатын-кызларны маммографиягә диспансеризация үткәндә җибәрәләр, пациентны тикшерү кирәк булган очракта, табиб-онкологлар һәм маммологлар да җибәрә. Безнең кабинетларда хатын-кызлар 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр тикшерелә ала.

Шулай ук ел саен район үзәк хастаханәсендә без күкрәк яман шешен профилактикалауга багышланган айлык үткәрәбез. Быел ул 8 ноябрьдән башлана", - дип сөйләде А.Пронин.

Бүгенге көндә күкрәк яман шеш авыруы белән Түбән Кама күп профильле хастаханәдә онкологлар учетында 1617 пациент тора. Онкологлар рак хөкем түгел дип ассызыклый. Авыру беренче һәм икенче стадияләрдә ачыкланса, бу авыру яхшырак дәвалана.

Сәламәтлекне саклагыз, тикшеренегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International