Яр Чаллының Кама балалар медицина үзәгенә аудит максаты белән Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының академик В.И. Кулаков исемендәге Акушерлык, гинекология һәм перинатология Милли медицина тикшеренү үзәге вәкилләре килде. Кунакларны ТР ССМның балаларга медицина ярдәмен һәм бала тудыруга ярдәм итү хезмәтен оештыру бүлеге башлыгы Елена Игнашина, ТР ССМның акушерлык һәм гинекология буенча штаттан тыш баш белгече Татьяна Шиһабетдинова озатып йөрде.