Эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов Яшел Үзән район үзәк хастаханәсендә булды.
Илдар Фатыйхов «Яшел Үзән РҮХ»ДАССУның 2нче хирургия корпусын капиталь ремонтлау буенча башкарылган эшләрнең күләме белән танышты. Бинаның гомуми мәйданы – 2599,4 кв. м.
Бинаны капиталь ремонтлау буенча эшләр өч этапта уза. Эшләрнең беренче этабы агымдагы елда тәмамланачак, ә соңгы этабы 2024 елда.
Республика бюджетыннан финанслау күләме - 300,00 млн. сум. Капиталь ремонт эшләрен башкаруга беренче транш 91,3 млн. сум тәшкил итте. Эшләр график буенча бара. Түбә алыштырылды, эчке коммуникацияләрне алыштыру эшләре бара, операция блогын реконструкцияләү буенча эшләр башкарылды, 2 нче хирургия корпусының беренче һәм икенче катлары ремонтланды.
Эшләр тәмамлангач, корпуста пациентларның тәүлек буе һәм көндезге торуының стационар бүлекләре (беренчел кан тамырлары үзәге, урология һәм онкология бүлекләре һәм балалар хирургиясе бүлеге), компьютер томографиясе бүлеге һәм функциональ бүлекләр урнашачак.
Чарада ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары ТР Зеленодольск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Денис Лулаков, «Зеленодольск РҮХ» ДАССОның баш табиб вазыйфаларын башкаручы Эльмир Гатин, «Строй бренд» ҖЧҖ подрядчы оешма вәкиле Алмаз Нигъмәтов катнашты.