Казанның 20нче шәһәр сырхауханәсендә пациентлар өчен күкрәк бизе яман шешенә багышланган чираттагы Сәламәтлек мәктәбе узды. Шулай ук мәктәпкә килүчеләрнең сөт бизләрен табиб-онколог тикшерүе мөмкинлеге булды.
Табиб-онколог Евгения Горшкова риск факторлары, профилактика турында сөйләде һәм сөт бизләрен тикшерү ысулларын тасвирлады.