Яшел Үзән районы Нурлат авылында мобиль поликлиника эшли

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Яшел Үзән районы Нурлат авылында мобиль поликлиника эшли. Казанның 7нче Шәһәр клиник хастаханәсе табиблары пациентларны 3 октябрьдә кабул итә башлады. Табиблар командасында кардиолог, невролог, уролог, кан тамырлары хирургы һәм офтальмолог бар.

Бер эш көне эчендә, 8.00 дән 16.00 гә кадәр, һәр белгеч 20-22 кешене кабул итә.

Нурлатта эш 14 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

17 октябрьдә мобиль поликлиника Карамалы Тау табиблык амбулаториясенә күчәчәк.ТР ССМ «мобиль поликлиника» проектын гамәлгә ашыру Татарстанда «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» региональ проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International