Кама Тамагы район үзәк хастаханәсендә «Наркологик авыруларны профилактикалауда ведомствоара хезмәттәшлек роле һәм эшкә яраклы яшьтәге халыкның үлемен киметү. Халыкта наркотизацияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру нигезләре» семинар-киңәшмә узды. Киңәшмәдә проблемалардан чыгу юллары каралды, наркологик авыруларны профилактикалау өлешендә ведомствоара эшне көчәйтергә чакырдылар.