Бүген ТР ССМ Республика кан үзәгендә «Донорлыкка Культура» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Классик музыка көне» хәйрия донор акциясе узды.
Акциядә сәнгать вәкилләреннән Ренессанс камера оркестры катнашты.
Акциягә барлыгы 160тан артык кеше килде, 149 кеше донор булды, 67 литрга кан банкы тулыланды.
Казан электр челтәрләре хезмәткәрләрен аерым билгеләп үтәсе килә, алар 35тән артык кеше составында килгән, аларның 32се донациягә кадәр җибәрелгән!