Менделеевск районының сәламәтлек саклау ветераны Александр Бутаев 75 яшьлеген билгеләп үтә. Александр Ильич сәламәт яшәү рәвеше алып бара, аучылык белән мавыга, бакчада эшләргә ярата.
А.Бутаев: "Нефтьче булырга теләдем. Нефть институтына керергә уйлый идем. Армиягә повестка килә, институтка документларны тапшыруны кичектерергә туры килә. Өч ел Германиядә хезмәт итәм, анда Николай белән дуслашам. Ул армиядән соң медицина университетына керерүдә үзебезне сынап карарга тәкъдим итә. Николай белән Казанга киттек, керү имтиханнарын тапшырдык. Шунысы кызык, мин баллар буенча уздым, ә дустым керә алмады. Беренче лекциядән үк медицина мин киләчәгем дип аңладым. Алтынчы курста өйләндем, диплом алганнан соң Менделеевскига җибәрделәр", - дип искә төшерә табиб.
А. Бутаевның хезмәт биографиясе цех терапевты вазыйфасында башланган, ул завод хезмәткәрләренең сәламәтлеге турында кайгырткан. 1982 елда дәвалау бүлеге буенча баш табиб урынбасары була, 19 ел врач-психиатр булып эшләгән. Хәзер Александр Ильич медицина хезмәткәрләренең ветераннар Советын җитәкли.