Ел саен Түбән Кама районының 120 хатын кызында күкрәк бизенең яман шешен ачыклыйлар

2022 елның 14 октябре, җомга

15 октябрь - Бөтендөнья күкрәк рагы белән көрәшү көне

Түбән Кама район хастаханәсе табиб-онкологы Ильяс Ганиев НТР-24 телеканалы журналистларына авыруны диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалау ысуллары турында сөйләде. Кызганычка, яман шешләр өлкәннәрдә генә түгел, күкрәк рагы диагнозы яшь хатын-кызларда һәм ир-атларда куела.
Бүгенге көндә 1715 пациент учетта тора. Ел саен күкрәк рагы 120 хатын-кызда ачыклана.
Табиблар билгеләп үткәнчә, 1 этапта яман шеш ачыкланган очракта, 90% очракта дәвалана. Икенче этапта - 70% ка гына. Өченче этапта дәвалану мөмкинлеге 30% кына . Ә менә соңгы этапларда онкологияне дәвалау өчен кыйммәтле «химия» кирәк, ул яман шеш күзәнәкләрен җимерә һәм аларның үсешен тоткарлый, тик пациентның сәламәтлеген нык какшата.

Нәселдән килү - төп куркыныч факторларның берсе. Шуңа күрә якын туганнары онкология белән авырган очракта ешрак тикшеренергә кирәк.
Маммография - күкрәк яман шешен ачыклауның иң яхшы ысулларының берсе. Бүген 1нче сырхауханәдә һәм 7нче дәвалау корпусында, Төзүчеләр пр., 10 адресы буенча, яңа буын җиһазлары эшли. Цифрлы маммография аппаратлары «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында урнаштырылган.

17 октябрьдән күкрәк яман шешен профилактикалауга багышланган айлык башлана. Тикшерүне Түбән Кама, Төзүчеләр ур., 10в, каб. №11  чират тәртибендә узарга мөмкин булачак. Үзең белән паспорт, полис һәм СНИЛС булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International