15 октябрь Бөтендөнья күкрәк яман шешенә каршы көрәш көне

2022 елның 14 октябре, җомга

15 октябрьдә Бөтендөнья күкрәк яман шешенә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. 1993 елдан октябрь - Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән күкрәк яман шешенә каршы көрәш ае. БСО мәгълүматлары буенча күкрәк рагы – онкологик авыруларның иң таралган төрләренең берсе. Дөнья статистикасы буенча, планетада һәр сигезенче хатын-кыз күкрәк яман шеше белән авырый. Россиядә ел саен якынча 70 000 яңа очрак теркәлә, аларның 75% 50 яшьтән узган хатын-кызларга туры килә.

«Күкрәк рагы - хатын-кызларда иң еш очрый торган яман шеш. Россиядә үпкә яман шешенә һәм туры эчәк яман шешенә караганда ешрак очрый. Артык авырлыктагы, тәмәке тартучы, спиртлы эчемлекләр кулланучыларга күкрәк яман шеш авыруы куркынычы зуррак. Мөһим риск факторлары арасында беренче баланы соң табу, имезмәү, менструациянең иртә башлануы, менопаузада гормональ контрацептивлар һәм гормонны алыштыру терапиясе куллану. Ләкин төп куркыныч фактор - яшь. 60 яшьләр тирәсендәге хатын-кызлар ешрак авырый. Шуңа күрә онкологлар 40 яшькә җиткәннәргә ике елга бер тапкыр маммография узарга киңәш итәләр. Бу скрининг ярдәмендә без күкрәк яман шешен иң беренче этапта күрә алабыз. Бу очракта дәвалану ихтималы 95% тан артып китә», – дип ассызыклый онкомаммология бүлеге мөдире, Н.Н. Блохин ис. онкология фәнни-тикшеренү институты  директоры урынбасары Александр Петровский.

Әлеге мөһим дата алдыннан «милли приоритетлар» автоном коммерцияле булмаган оешма һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы күкрәк бизен мөстәкыйль тикшерергә өйрәтү кампаниясен башлап җибәрә.
Сәламәтлекне күзәтегез һәм биш минутлык күкрәк диагнозы сезнең гомерегезне саклап калачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International