"Психолог - ул, беренчедән, профессионал, ир-ат яки хатын-кыз бу - бишенчедән",- ди Чаллының 7нче номерлы сырхауханәсенең медицина психологы Илдар Хәбибуллин.
Ул пациентларга хатын-кызлар консультациясе, реабилитация бүлеге пациентларына киңәшләр бирә.
Илдар Рәхимовичның пациентлары, күпчелек очракта, хатын-кызлар. Илдар Хәбибуллин белән бергә 7 сырхауханә пациентларына күңел сәламәтлеген кайтарырга психолог Сорокина Айгөл Фаат кызы ярдәм итә.
5 ай эчендә белгечкә 626 кеше мөрәҗәгать иткән, алар арасында авыр тормыш хәлендә калган пациентлар да бар. Аларга барысына да квалификацияле психологик ярдәм күрсәтелде.