ТР ССМ профессор М.З. Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансерында табиб-стоматолог практикасында шешкә кадәрге һәм шеш патологиясен диагностикалауга багышланган белем бирү семинары узды.
Семинарга Татарстанның районнары стоматология клиникаларының 120дән артык белгече онлайн режимда тоташты.
Казан шәһ.буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең баш штаттан тыш стоматологы, Республика стоматология сырхауханәсенең баш табибы Ләйсән Моратова стоматология профиле табибының гамәлләр тәртибе һәм яман шешкә шикләнгән пациентларны маршрутлаштыру турында сөйләде.
Укыту барышында табиб-стоматологларның онкология сагаюны арттыру һәм диагностикалау мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Төп доклад белән РКОДның баш һәм муен шешләре бүлеге табибы м. ф. к. Андрей Рудык чыгыш ясады.
Семинар ахырында актив дискуссия барды, катнашучылар практикадан сораулар бирде.