Сәламәтлек саклау министрлыгында тармак хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары һәм дәүләт бүләкләре бирелде

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков тармак хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.

Татарстан Республикасы Президенты күрсәтмәсе белән

Халыкның сәламәтлеген саклаудагы казанышлары өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты :

- Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының «Резерв» мобилизация резервларының Республика медицина үзәге директоры Шәрипов Илдар Сәлимҗан улына бирелде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры күрсәтмәсе белән

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм халык сәламәтлеген саклауга зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәт хатлары белән:

- Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының икенче бүлек белгече Волотовская Татьяна Николаевна;

- Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының стандартларны һәм медицина эшчәнлегенең сыйфатын тикшерү идарәсе стандартларын кертү һәм мониторинглау бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Хөсәенова Людмила Юрьевна  бүләкләнделәр.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе күрсәтмәсе белән

Нәтиҗәле хезмәте һәм сәламәтлек саклау системасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде:

- Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Метрологик һәм техник контроль, хезмәтне саклау идарәсенең техник контроль һәм хезмәтне саклау бүлеге баш белгече Масленников Виктор Александрович.

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, һөнәри осталыгы һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә югары шәхси казанышлары өчен «Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе белән :

- Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының беренчел сәламәтлек саклау үсеше секторының әйдәүче консультанты Гаязова Фирүзә Бернард кызы бүләкләнде.

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән:
 Казан шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең баш табибы Галәветдинов Фәрит Шәриф улы бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән

Сәламәтлек саклау системасында югары профессиональлек һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен

«Татарстан Республикасының Мактаулы сәламәтлек саклау хезмәткәре» тармак билгесе белән:

- Казан шәһәренең 12нче Шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы Әхмәтов Рамил Уелович  бүләкләнде.

ФОТОРЕПОРТАЖ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International